news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә 14 бала экскурсия вакытында газ белән агуланган

Омск өлкәсендә ундүрт бала экскурсия вакытында газ белән агуланган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Балалар Тара шәһәренең IT-клубына баргач агулана. Бу вакытта ерак түгел генә урнашкан газүткәргечтә ремонт эшләре башкарыла һәм тирә-якка газ тарала. Кайсыдыр мизгелдә балаларның башы әйләнә башлый һәм алар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә.

Балаларны һәм аларны озатып йөрүче педагогны тиз арада эвакуацияләгәннәр. Җиде кеше хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә бернинди куркыныч та янамый.

Җинаять эше кузгатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot