Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочи янында бер көн эчендә икенче җир тетрәү теркәлгән
Сочида бер көн эчендә 4,7 магнитудалы икенче җир тетрәү теркәлгән – җир асты селкенүләрен шәһәрдә һәм тирә-якта сизгәннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгына «Сириус» университетының Экология һәм климат үзгәрү мәсьәләләре өлкәсендә халыкара фәнни үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Артем Крылов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җир тетрәү үзәге беренче җир тетрәү урыны янында (ул элегрәк Кара диңгез акваториясендә Сочидан 23 чакрым ераклыкта теркәлгән иде) булган. Ул вакытта аның магнитудасы 4,4не тәшкил иткән. Крылов билгеләп үткәнчә, бу сейсмик вакыйгадан соң җир тетрәү кабатланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз