news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган гомумшәһәр өмәсендә 50 меңгә якын кеше катнашкан

Казанда узган гомумшәһәр өмәсендә 50 меңгә якын кеше катнашкан
Фото: Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров презентациясе

25 апрельдә Казанда санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы кысаларында гомумшәһәр өмәсе узды. Анда 50 меңнән артык кеше катнашты. Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

Ул ачыклык керткәнчә, бер көн эчендә 1,4 миллион квадрат метр юл һәм 1,5 миллион квадрат метр яшел зона тәртипкә китерелгән, 14 рөхсәтсез чүплек бетерелгән, 9 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. 2 меңгә якын ишегалды тәртипкә китерелгән.

Эшләр шәһәрнең барлык районнарында да алып барылган: яр буе зоналары, урман полосалары, сәнәгать территорияләре һәм ишегаллары чистартылган. Урицкий һәм «Савиново» паркларында 100дән артык Себер эрбете утыртканнар.

Шәйнуров сүзләренчә, өмә 1 апрельдә башланган санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгының бер өлеше булды. Бу вакыт эчендә Казанда 17 миллион квадрат метрдан артык юл, шулай ук шәһәр инфраструктурасының меңләгән элементлары тәртипкә китерелгән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot