Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында 44 яшьлек хатын-кыз урманда гөмбә җыйганда адашкан
Татарстанның Нурлат районында 44 яшьлек хатын-кыз урманда гөмбә җыйганда адашкан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хатын-кыз Ялаур авылы янындагы урманда гөмбә җыйган. Кайсыдыр мизгелдә ул адашканын аңлаган һәм бик озак урманнан чыга торган юлны эзләгән, әмма таба алмаган.
112 номерына шалтыратканнан соң, урынга 3нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Шуңа да карамастан, барысы да яхшы тәмамланган һәм хатын-кыз мөстәкыйль рәвештә юлны тапкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында урманга барганда урынны алдан ук яхшылап өйрәнергә, маршрут турында якыннарыңа хәбәр итәргә, ачык киемнәр кияргә, шулай ук телефон, су, ризык, уткабызгыч яки шырпы алырга киңәш итәләр.
«Әгәр адашасыз икән инде, паникага бирелмәгез. Туктагыз һәм тавышларны тыңлагыз: шоссе, тимер юл авазлары, этләр өрүе юнәлешне күрсәтергә мөмкин. 112 номерына шалтыратыгыз – операторлар урында ориентлашырга ярдәм итәчәк», – дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз