news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта 16 яшьлек мотоциклчы җиңел машина белән бәрелешкән

Фото: «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәте

Нурлатта 16 яшьлек мотоциклчы җиңел автомобиль белән бәрелешкән һәм төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 16 яшьлек үсмер йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоциклга утырган һәм үзе белән иптәшен дә алган. Кайсыдыр мизгелдә ул, идарәсен югалтып, җиңел машинага килеп бәрелгән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган үсмерне Казанга хастаханәгә озатканнар. Ә пассажиры җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot