Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ноябрьдә Казанда Кытай һәм Россия техник югары уку йортлары ассоциациясе съезды узачак
Ноябрьдә Казанда Кытай һәм Россия Техник югары уку йортлары ассоциациясе съезды узачак, анда Кытай Халык Республикасының 70тән артык югары уку йорты вәкилләре киләчәк. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Техник югары уку йортлары ассоциациясе съездны ноябрь аенда Казанда үткәрә. Анда Кытайның 70тән артык техник югары уку йорты керә. Без Россия вәкилләрен дә чакырачакбыз. Анда аддитив технологияләр, кадрлар әзерләү һәм башка бик күп треклар каралачак», - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
Съезд Россия һәм Кытай лидерлары Владимир Путин белән Си Цзиньпин игълан иткән Мәгариф еллары кысаларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз