news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирскида Нәүрүз бәйрәме узды

Новосибирскида Нәүрүз бәйрәме узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Новосибирск шәһәренең Г.Д.Заволокин исемендәге Милли мәдәниятләр йортында Россия халыклары Ассамблеясының Новосибирск өлкә төбәк бүлеге ярдәме белән балалар һәм яшьләр өчен «Себерчә Нәүрүз» милләтара программасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күркәм гадәткә кергәнчә, «Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе дә әлеге чарада катнашты. Концерт программасында татар үзәген Балалар татар сәнгате студиясенә йөрүчеләр - «Ай матур гөл генәй» җыры, шулай ук «Сәлам» вокаль ансамбле солисты Камилә Хәлиуллина «Чишмә» җыры белән тәкъдим итте (җитәкчесе — Динара Сабирова).

Шулай ук интерактив һәм уен программаларын үз эченә алган татар мәдәнияте һәм аш-су күргәзмәсе дә оештырылды. Балалар милли ризыклардан авыз итте, чүлмәк вату уенында катнашты.

Залда шулай ук көнкүреш әйберләре, милли киемнәр һәм халык музыка кораллары күргәзмәләре эшләде. Моннан тыш, Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе милли-мәдәни автономияләре һәм оешмалары артистлары иҗади номерлар белән чыгыш ясады.

Программа тәмамланганнан соң бәйрәм кунакларын пылау белән сыйладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot