news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә микроавтобус катнашындагы авариядә 1 кеше үлгән, 12 кеше имгәнгән

Новосибирск өлкәсендә трассада йөк машинасы һәм пассажир микроавтобусы катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган, тагын уникесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән төбәк прокуратурасы хәбәр итә.

«Тогучин районында, К-19р автомобиль юлының 45нче чакрымында, Howo маркалы йөк машинасы һәм пассажир микроавтобусы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды... Якынчамәгълүматларга караганда, юл һәлакәте нәтиҗәсендә 12 кеше, шул исәптән ике кечкенә бала зыян күргән. Бер кеше һәлак булган», – диелә ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot