news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта, ташландык бинаның түбәсе ишелеп, яшүсмер һәлак булган

Түбән Новгород шәһәрендә, ташландык бинаның түбәсе ишелеп, яшүсмер һәлак булган. Фаҗига Станционная урамында килеп чыккан.

Прокуратураның якынча мәгълүматлары буенча, бер төркем яшүсмерләр файдаланылмый торган корылма эчендә йөргәндә түбәнең бер өлеше җимерелеп төшкән. Нәтиҗәдә, балигъ булмаган бер үсмер һәлак булган.

Күзәтү ведомствосы тикшерү үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot