Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында кырда кар автомобилендә батып калган кешеләрне коткарганнар
Төнлә Түбән Кама районындагы «Лесная поляна» бакчачылык ширкәтеннән ерак түгел кешеләр утырган кар автомобиле чокырга төшеп киткән һәм карда батып калган. Чокырдан өч сәгать буе чыга алмагач, коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Шул хактагы хәбәр 112 номерына килгән, шуннан соң урынга 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләрен җибәргәннәр. Коткаручылар җиңелчә киенгән һәм туңып беткән дүрт кешене (өч ир-ат һәм хатын-кыз) табып алган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләрне машинада җылытканнар һәм якындагы торак пунктка китергәннәр.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз