news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында Кызыл китапка кертелгән аккошны коткарганнар

Түбән Кама районында Кызыл китапка кертелгән аккошны коткарганнар
Фото: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгече Түбән Кама районындагы «Строитель» бакчачылык ширкәте территориясендә очып китә алмаган аккошны коткарган. Кош юл читендә утырган. Фаразлар буенча, аккош очарга өйрәнгән вакытта арып җиргә төшкән булырга мөмкин, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Бу хактагы хәбәр бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтеннән килгән. Белгеч урынга килеп, аккошны тоткан һәм аны җентекләп тикшергән. Кошта җәрәхәтләнгән урыннар ачыкланмаган.

Белгеч сүзләренчә, хәзер яшь аккошлар очарга өйрәнә һәм кыска очышлар ясый. Бу чорда кошлар чыбыкларга һәм электр тапшыру линияләренә бәрелергә, җәрәхәтләнергә яисә шәхси йортлар территориясенә төшәргә мөмкин.

Аккошны тикшергәннән соң Каракүл күленә җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot