Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында кыргый киндер үскән урыннар табылган

Татарстанның Түбән Кама районында «Мәк-2026» операциясе вакытында кыргый киндер үскән урыннар табылган, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
«Мондый урыннар Балчыклы, Шәңгәлче, Олы Аты, шулай ук Югары Чаллы һәм Ялантау авыллары янында табылды. Аларның гомуми мәйданы 1 300 квадрат метрдан артып китә», - дип белдерделәр ведомствода.
Тыелган үсемлек табылган җир хуҗаларына мондый чыганакларны юкка чыгару кирәклеге турында кисәтү ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз