news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада пенсионердан 2,3 миллион сум акча алган курьерны тоткарлаганнар

Түбән Камада, мошенникларда курьер булып эшләп, пенсионер хатын-кыздан 2,3 миллион сумнан артык акча алган үсмерне тоткарлаганнар.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Түбән Кама районы полициясенең кизү частенә 79 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул Дәүләт хезмәтләре һәм хокук саклау органнарының ялган хезмәткәрләре аны алдаулары, шуннан соң билгесез кешегә 2 358 358 сум акча бирүе турында әйткән.

Полиция хезмәткәрләре курьерның шәхесен бик тиз ачыклаган - ул Казанда яшәүче 16 яшьлек үсмер булып чыккан. Аны тоткарлаганнар, җинаять схемасының калган катнашучыларын эзлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot