news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада пенсионердан 1,5 млн сум акча алып аферистларга җибәргән курьер тоткарланган

Түбән Камада пенсионерның 1,5 миллион сум акчасын алып аферистларга тапшырган курьер тоткарланган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, 72 яшьлек ир-атка аның Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетына керергә омтылулары турында хәбәр килгән, шуннан соң ул күрсәтелгән номерга шалтыраткан һәм Роскомнадзор һәм Росинфомониторингның ялган хезмәткәрләре белән элемтәгә кергән. Мошенниклар ир-атны билгесез кешеләр аның документларын кулга төшергән, ә акчаларын саклау өчен, имештер, «Үзәк банк вәкиле» аша куркынычсыз счетка күчерергә кирәк, дип ышандырган.

Сәүдә үзәге парковкасында курьер белән очрашу турында килешеп, пенсионер шунда килә, курьерны ике сәгатькә якын көтә һәм аңа акча бирә. Бераздан ир-ат үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Курьер Казанда яшәүче 20 яшьлек егет булып чыга, аны шунда тоткарлыйлар да. Ул мессенджерларның берсендә өстәмә эш тапканлыгын әйтә - акчаны алырга һәм, үзенә процент калдырып, күрсәтелгән счетларга күчерергә тиеш була. Хәзер егет сак астында.

Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, банклар һәм дәүләт ведомстволары хезмәткәрләре беркайчан да акчаларны алып, аларны «куркынычсыз счетларга» күчерүне таләп итми. Мошенниклардан шалтыраткан очракта трубканы куярга һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot