news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада «Нефтехим» заводындагы янгында зыян күргән 4 кешене хастаханәдән чыгардылар

Ике көн эчендә Түбән Камада «Нефтехим» заводындагы янгында зыян күргән дүрт кешене хастаханәдән чыгардылар. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Белгечләр зыян күрүчеләрнең хәлен уңай дип бәяли. Мәскәүгә китерелгән ун пациентның икесе реанимация бүлекләрендә кала, ләкин тиздән аларны гадәти палаталарга күчерәчәкләр. Казанда алты зыян күрүче гадәти палаталарда дәвалана. Гомумән алганда, хәзерге вакытта 20 пациент стационар шартларда табиб ярдәмен ала.

СИБУР генераль директоры Михаил Карисалов һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә дәвалануын дәвам итүчеләрнең хәлен белергә килде. Компания җитәкчесе һәм шәһәр башлыгы табибларга төгәл эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Түбән Кама Нефтехим» заводында 31 мартта янгын чыкты. Нәтиҗәдә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте вәкилләре зыян күрде. Шул исәптән 12 кеше һәлак булды.

Бу атнада һәлак булганнарның гаиләләре һәм фаҗига нәтиҗәсендә хастаханәгә озатылган кешеләр компаниядән түләүләр алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot