news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама табиблары ир-атның ашказаныннан берничә вак акча алган

Түбән Кама табиблары ир-атның ашказаныннан берничә вак акча алган

Түбән Кама табиблары пациентның ашказаныннан берничә тәңкә – вак акчалар алган. Бу хакта Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хастаханәнең 2нче терапия бүлегенә, анемиядән шикләнеп, бер пенсионер килгән. ФГДС (фиброгастродуоденоскопия) үткәргән вакытта табиб-эндоскопист Александр Комаров һәм шәфкать туташы Әлфия Хәмидуллина ашказанында үзенчәлекле табышка – вак акчаларга юлыккан.

Сораштыру барышында ачыкланганча, ир-ат тәңкәләрне ике ел чамасы элек йоткан булган һәм аларның табигый юл белән чыгуына өметләнгән. Шул вакыт эчендә алты тәңкә оксидлашырга өлгергән.

Табиб пациентның ашказаныннан акчаларны икешәрләп чыгарган. Хәзер ир-ат дәвалау курсы уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot