news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Нефтехимиклар паркын төзекләндерү эшләре башланды

Бүген Түбән Кама шәһәрендә Нефтехимиклар паркын реконструкцияләү эшләре башланды. Иҗтимагый киңлекне яңартуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, СИБУРның идарә рәисе Михаил Карисалов һәм шәһәр мэры Радмир Беляев старт бирде.

Тантана паркка керә торган урында узды, анда мактаулы кунакларга планлаштырылган үзгәрешләр һәм эш сроклары турында сөйләделәр. Шуннан соң алар булачак парк сурәте төшерелгән арт-стендта автографларын калдырды.

Презентация материалларыннан күренгәнчә, яңартылган паркта үзәк мәйдан, фуд-корт өчен урын, спорт кластеры, балалар мәйданчыклары, арт-объектлар һәм рекреация зонасы булдырылачак. Ә кыш көне биредә шәһәр халкы өчен шугалак оештырырга ниятлиләр.

План нигезендә, реновациядән соң үзәк мәйданның сыйдырышлылыгы 5 меңнән 12 мең кешегә кадәр артачак. Паркка килүчеләр саны өч тапкырга – көненә 2,5 мең кешегә кадәр артыр дип көтелә. Эшләрне киләсе елның 31 июлендә тәмамлау планлаштырыла. Проектны финанслау күләме 750 миллион сум тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot