news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кайнар элемтә эшли

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә кайнар элемтә эшли. 8 (8555) 32-22-01 номеры буенча мөрәҗәгать итеп, Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр турында белергә була.

Соңгы мәгълүматлар буенча, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot