news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада үсмерләрнең кечкенә баланы мыскыл итүе сурәтләнгән видеоны тикшерәләр

Түбән Камада, социаль челтәрләрдә яшүсмерләрнең кечкенә баланы мыскыл итүе сурәтләнгән видео чыккач, тикшерү эшен башладылар. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ролик авторы раславынча, видео балалар хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә төшерелгән. Аның сүзләренчә, бирегә, имештер, «Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләрне өч яшьлек бала белән бергә урнаштырганнар. Видеода олырак балаларның сабыйга тупас сүзләр әйтүе күренә.

Хакимияттә видеода сурәтләнгән бүлмәнең «Балкыш» приютына карамавын белдерделәр.

Балалар хастаханәсен тикшерү күрсәткәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан инфекция бүлегенә әлеге приюттан пациентлар китермәгәннәр. Хастаханәдә медицина персоналының тәртипне даими күзәтеп торуын искәрттеләр.

Тикшерү дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot