Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада онкодиспансерның яңа баш табибын тәкъдим иттеләр
Түбән Камада сәламәтлек саклау системасында кадрлар үзгәреше булды. Александр Андреев Республика клиник онкология диспансеры филиалының баш табибы итеп билгеләнде. Эшлекле дүшәмбедә яңа җитәкчене район башлыгы урынбасары Александр Умников тәкъдим итте.
Умников билгеләп үткәнчә, Александр Андреев – яшь булса да, тәҗрибәле белгеч. Ул Удмуртиядә туган, Ижевск дәүләт медицина академиясен тәмамлаган, әмма үзенең һөнәри эшчәнлеген Түбән Кама белән бәйләгән. Эшләгән дәвердә табиб-онкологтан алып поликлиника хезмәте җитәкчесенә кадәр озын юл үткән. 2024 елда ул «Медицинада иминлек» программасы буенча белем ала һәм республиканың кадрлар резервына кертелә.
Андреевның районда паллиатив ярдәмне үстерүгә керткән өлешенә аерым игътибар бирелде. Ул бу юнәлешнең чишмә башында тора, пациентларга хәтта иң катлаулы хәлләрдә дә тормыш сыйфатын саклап калырга ярдәм итә. Ул шулай ук һөнәри бергәлектә актив катнаша: Бөтенроссия конференцияләрендә чыгыш ясый, студентларга һәм хезмәттәшләренә лекцияләр укый.
Ахырда Александр Андреевка яңа җаваплы вазифасында уңышлар теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз