Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада яңа тулай торак төзергә һәм студентлар шәһәрчеген яңартырга ниятлиләр
Түбән Камада Түбән Кама химия-технология институтының яңа тулай торагын төзергә ниятлиләр, әлеге максатка 2,5 миллиард сум юнәлдереләчәк. 388 урынга исәпләнгән бина югары уку йортының төп корпусы янәшәсендә сафка басар дип көтелә. Шул ук вакытта, хакимият студентлар шәһәрчеген төзекләндерергә һәм гамәлдәге тулай торакны ремонтлау белән шөгыльләнергә җыена. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Яңа тулай торак төзү турындагы карар федераль дәрәҗәдә кабул ителгән. Кирәкле акчалар федераль бюджетта каралган. Эшләр 2027 елда башланыр һәм бинаның мәйданы якынча 13 мең квадрат метр тәшкил итәр дип көтелә.
Түбән Кама химия-технология институты инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе узган шимбәдә Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятовның Түбән Камага сәфәре вакытында тикшерелде.
«Безнең өчен бу - күптән көтелгән һәм мөһим карар. Без сәнәгать предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү системасын актив үстерәбез, һәм, әлбәттә, яшьләргә уку өчен генә түгел, яшәү өчен дә лаеклы шартлар тудырырга кирәк», – дип билгеләп үтте Беляев.
Яңа бина төзүдән тыш, мэр институт территориясен комплекслы төзекләндерергә, спорт инфраструктурасы һәм иҗтимагый киңлекләр булдырырга кушты, алардан күрше микрорайоннарда яшәүчеләр дә файдалана алачак.
Гамәлдәге тулай торакны капиталь ремонтлау мәсьәләсен аерым хәл итү бурычы тора. Моның өчен хакимият профильле министрлык белән берлектә документлар һәм финанслауга гариза әзерләргә ниятли. Бүлмәләрнең бер өлешен көллияткә калдырырга, калганнарын Түбән Кама химия-технология институтына тапшырырга ниятлиләрр.
Хазар Түбән Кама химия-технология институтында 2,5 меңгә якын студент белем ала. Инфраструктураны үстерү аларның санын 5 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирергә тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз