Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада лицей тәмамлаучыларга мемориаль такталар ачылды
Түбән Каманың 14нче лицеенда якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Бәйрәм кысаларында махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, әлеге лицейны тәмамлаган өч егет (Андрей Степанов, Айнур Сабиров һәм Андрей Колемасов) хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды.
«Без бүген Чечняда, Сириядә, Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләрдә катнашучыларны искә алабыз, безнең һәйкәлләребез, бюстларыбыз бар. Һәм без буыннар дәвамчанлыгының бүгенге буынга да кагылуы белән горурланабыз», – дип билгеләп үтте Түбән Кама районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов.

Һәлак булганнарның әти-әниләре, сыйныфташлары һәм лицей укучылары хәтер диварына чәчәкләр салды. Хәзер анда Ватан өчен батырларча көрәшкән, лицейны тәмамлаган 12 геройның исемнәре мәңгеләштерелгән.
«Бу залда булганнарның барысын да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек телим. Укучыларыбызга тормышта үз юлларын табуын телим», - диде лицей директоры Ольга Пустоплеснова.

Чара «Ватанга тугрылыгыбыз безгә көч бирә» дигән исем астында узды. Моннан тыш, кичә строй һәм җыр смотры муниципаль конкурсына йомгак ясалды, финалга 13 команда чыкты. Лицей взводлары яңадан югары әзерлек дәрәҗәсен һәм 9 Майда Җиңү парадында катнашу хокукын раслады.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде
Фотоларны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз