news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада онкологлар хатын-кыз корсагыннан гигант шеш алган

Түбән Кама онкологлары пациентның корсагыннан 13 килограммлы шеш алган. Бу хакта Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Пациент, ике ел эчендә корсагы үссә дә, сәламәтлегеннән зарланмаган. Шеш акрынлап зурайган һәм тора-бара 13 килограммга җиткән. Операция таләп ителгән.

Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең абдоминаль онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин шешнең бөтен корсак куышлыгын биләп алуы, нечкә һәм юан эчәкне этеп чыгаруы турында сөйләде. Хирурглар шешне сидек юлыннан һәм башка органнардан сантиметрлап диярлек аерган.

«Гистология нәтиҗәләре буенча әлеге фиброма тоташтыргыч тукымадагы яман булмаган шеш булып чыкты. Бүген пациентны инде хастаханәдән чыгардылар», - диде Марат Хәйруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot