news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада Татарстан Республикасы көнен ике мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр

Түбән Камада Татарстан Республикасы көнен ике мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

30 августта Түбән Камада Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр. Шәһәрдәге бәйрәм чаралары берьюлы ике мәйданчыкта узачак. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев үзенең MAX каналында хәбәр итте.

Төп бәйрәм чаралары «Гаилә» паркында, шулай ук Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында үтәчәк.

Түбән Кама халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бай программа әзерләнгән. Беляев шәһәр халкын Республика көнен якыннары белән бергә үткәрергә һәм чараларга гаиләләре белән килергә чакырды.

Фото: https://max.ru/channel_Radmir_Belyaev

news_right_1
news_right_2
news_bot