Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада махсус операциядә катнашучыларның 20 гаиләсенә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Түбән Камада махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең 20 гаиләсенә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү тантанасы шәһәр ЗАГСы бинасында узды.
Залга хәрбиләрнең туганнары – әти-әниләре, хатыннары, балалары җыелды.
Бүләкләнүчеләр арасында үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булган Александр Абызов та бар иде. Бүләкне аның хатыны Виктория Абызова алды. Аның сүзләренчә, Александр махсус хәрби операция зонасына бару турында карарны мөстәкыйль рәвештә кабул иткән.
Фотоны Надежда Баһаветдинова тәкъдим итте
Дәүләт бүләкләрен һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына Түбән Кама районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев тапшырды. Тантана барышында ул илне саклап һәлак булган хәрбиләр турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген искәртте.
Бу көнне барлыгы 20 гаиләгә бүләкләр тапшырылды. Тапшырылган бүләкләр арасында Батырлык ордены, «Батырлык өчен» медале, Суворов ордены, Жуков медале, шулай ук «Новгородскийны азат иткән өчен» медале бар.
Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз