news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камага Үзбәкстаннан эшче төркем килде

Түбән Камага Үзбәкстаннан эшче төркем килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Түбән Камага Үзбәкстан Республикасыннан махсус эшче төркем килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән коллегаларга кирәкле белешмәләр җыюда (шул исәптән зыян күрүчеләрнең хәле турында да), шулай ук һәлак булганнарның мәетләрен Ватаннарына алып кайтуда һәрьяклап ярдәм күрсәтү эше оештырылды. Һәр мәсьәлә буенча профильле министр ярдәм күрсәтә, эшкә беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин кураторлык итә, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Мәетләрне Ватаннарына кайтарыр алдыннан Түбән Кама мәчетендә күмәк намаз укылды. Искәртеп үтәм, кичә Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә дошман пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең хәлен белде, шулай ук Үзбәкстан Президенты адресына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады», – дип хәбәр итте Галимова.

Республика Рәисе карары белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot