Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Милли музеенда Берлинга кадәр барып җиткән Җиңү байрагын алып чыктылар
Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» акциясе узды. Музей фондларыннан ТАССР территориясендә формалаштырылган 146нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагын тантаналы рәвештә алып чыктылар. Дивизия Берлинны штурмлауда катнашкан. 1942 елда ТАССР Югары Советы Президиумы бу байракны фронтка озатыр алдыннан полкка тапшыра. 1961 елда ул СССР Кораллы көчләре Үзәк музееннан республиканың төп тарихи музеена китерелә.
«Бөек Җиңү көне - үзенчәлекле вакыйга. Аның алдыннан без тарих битләрен актарырга, ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерергә тырышабыз. Хәрби байракларга һәрвакыт аерым мөнәсәбәт булган. Бу - намус, батырлык, данны гәүдәләндерә торган символ һәм хәрби ядкарь», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисенең мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Терентьева.
Ирина Терентьева
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Байракны экспозициягә РФ Саклану министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары алып чыкты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, аннары геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
«Сугыш елларының һәр ядкаре - ул символ һәм хәтер. Идел буеннан Берлинга кадәр озын юл үткән әлеге байрак фашизмга каршы көрәшкән кешеләрнең батырлыгын чагылдыра. Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашучылар саны кимегәннән-кими, шуңа күрә мондый чаралар – хәтерне һәм традицияләрне саклау өчен зур мөмкинлек», - дип билгеләп үтте ТР Милли музееның музей әйберләрен исәпкә алу һәм саклау буенча генераль директор урынбасары Светлана Измайлова.
Светлана Измайлова
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Чарада Бөек Ватан сугышы тарихына битараф булмаган балалар һәм үсмерләр катнашты. Алар музей волонтерларының фронт хатларын укуын тыңлады, шулай ук режиссер А.А.Егорычевның «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм герой» документаль фильмын тәкъдим итү һәм күрсәтү чарасында булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз