news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Милли музеенда Мулланур Вахитовның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкләр

Татарстан Милли музеенда Мулланур Вахитовның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкләр
Мулланур Вахитовка һәйкәл ачу тантанасы, 1985 ел
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Республикасы Милли музее «Миллиард.Татар» лекторие белән берлектә татар сәясәтчесе Мулланур Вахитовның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган лекция оештыра.

Чара кысаларында экспертлар Вахитов биографиясендәге төп вакыйгалар (Казан губернасындагы революция, ТАССР оешу һәм гражданнар сугышы чоры) турында фикер алышачак. Шулай ук сәясәтченең «онытылган мирасы» темасы да игътибар үзәгендә булачак – Казан үзәгендә аның хөрмәтенә зур һәйкәл куелуга да карамастан, шәһәр халкының күбесе аның кемгә багышланганын белми.

«Яңа лекциядә без Вахитов мирасын ачыкларга тырышачакбыз һәм аның бүгенге көнгә кадәр аерым-аерым өзекләр рәвешендә генә килеп җиткән чын тарихын беләчәкбез», – дип билгеләп үтә оештыручылар.

Спикерлар арасында ТР Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов, Казан блогеры, туган якны өйрәнүче һәм В.И.Ленин музей-йорты директоры Марк Шишкин, шулай ук татар әдәбияты музее мөдире Айдар Шәйхин бар. Алар барысы да җанлы әңгәмә форматында чыгыш ясаячак.

Чарага килүчеләр өчен Милли музей Мулланур Вахитовка һәм ТАССРга багышланган экспозиция буенча авторлык экскурсиясе үткәрәчәк.

Лекция ТР Милли музеенда (Кремль урамы, 2) 30 гыйнварда 18:00 сәгатьтә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot