Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
6 майда Татарстан Милли музеенда «Байрак – Җиңү символы» тантаналы акциясе уза
6 майда 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Байрак – Җиңү символы» акциясе узачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.
Музей фондларыннан тантаналы рәвештә ТАССР территориясендә оештырылган 146нчы укчы дивизиянең 280нче артиллерия полкы байрагын алып чыгачаклар. Дивизия Берлинны штурмлауда катнаша. 1942 елда ТАССР Югары Советы Президиумы бу байракны фронтка озатыр алдыннан полкка тапшыра. 1961 елда ул СССР Кораллы көчләренең Үзәк музееннан республиканың төп тарихи музеена китерелә.
Хәбәрдән күренгәнчә, байракны экспозициягә РФ Саклану министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары алып чыгачак. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраячак, бер минутлык тынлык игълан ителәчәк.
Чараның программасында музей волонтерлары башкаруында фронт хатларын уку, шулай ук режиссер А.А.Егорычевның «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм герой» документаль фильмын тәкъдим итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз