news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә МАКС мессенджерында цифрлы ID буенча хезмәтләр эшли башлады

Милли китапханәдә МАКС мессенджерында цифрлы ID буенча хезмәтләр эшли башлады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә МАКС мессенджерындагы «Цифрлы ID» сервисы ярдәмендә күрсәтелә торган хезмәтләр эшли башлады, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында. Цифрлы ID ярдәмендә уку билетын яңадан теркәргә, яшеңне (18+) һәм күп балалы гаилә яки махсус хәрби операция катнашучысы статусын расларга мөмкин.

«Цифрлы ID» сервисы «Дәүләт хезмәтләре» федераль электрон платформасы белән интеграцияләнгән. Ул кәгазьләрдән башка мәгълүматларны тикшерүне гадиләштерә һәм динамик QR-код кулланып документларның электрон тиңдәшен булдырырга мөмкинлек бирә. Цифрлы ID булдыру алгоритмы ТР Милли китапханәсенең барлык кафедраларындагы мәгълүмат стойкаларында урнаштырылган. Цифрлы ID урнаштыру буенча тулырак мәгълүмат белән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot