Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Май башында Татарстанга антициклон нәтиҗәсендә җылы көннәр әйләнеп кайта
Май башында, айның беренче көннәрендә үк булмаса да, Татарстанда температура фонының сизелерлек күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Иртәгә, 1 майда, республикада әле шактый салкын һава торышы саклана. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез чираттагы атмосфера фронтының якын булуы сәбәпле, төбәктә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -3..+2 градуска кадәр төшәчәк, көндез +7..+12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шимбәгә каршы төндә, 2 майда, атмосфера фронты Татарстанда һава шартларын билгеләүне дәвам итәчәк: кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Әмма көндез антициклон килү белән явым-төшем туктаячак. Төнлә һава температурасы -2..+3 градус, ә көндез +9..+14 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе һәм дүшәмбе, 3 һәм 4 майда, республика антициклональ кырда кала. Төбәктә сизелерлек явым-төшем көтелми. 3 майда төнлә температура -2..+3 градус, көндез +12..+17 градус, ә 4 майда төнлә +1..+6 градус, көндез +15..+20 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, сишәмбе, 5 майда антициклон элеккечә үк Татарстанда һава торышына йогынты ясаячак. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз