Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда юлларны яңартуга 2,7 миллиард сумга якын акча тотарга ниятлиләр
Быел Чаллыда гомуми озынлыгы 30 чакрымга якын тәшкил иткән өч юл участогын яңарту күздә тотыла, диелә Дәүләт сатып алулары порталы материалларында. Бу хакта «Вести Татарстан» хәбәр итә.
Ремонт эшләрен башкару өчен 2,7 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк, бу шәһәрнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшләрне Тынычлык проспектының ике сегментында башкарырга ниятлиләр. Бу участокларның озынлыгы 12 һәм 8,8 чакрым тәшкил итә. Чаллы проспектында тагын 8,2 чакрым юл өслеге яңартылачак. Тендер шартлары нигезендә, җиңүче барлык ремонт эшләрен 22 октябрьдән дә соңга калмыйча тәмамларга тиеш.
Әлеге масштаблы проект Татарстан бюджетыннан финансланачак. Ремонт эшләре төп торак пунктларда транспорт системаларын үстерү буенча төбәк программасына кертелгән һәм шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз