Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Татар кызы» республика бәйгесенең зона этабы узды
Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәни үзәгендә традицион рәвештә талантлы һәм актив кызларны берләштерүче «Татар кызы» республика конкурсының зона этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге программасы катнашучыларны тәкъдим итү, интеллектуаль этап, иҗади чыгышлар, кулинария этабы һәм милли киемнәр күрсәтүне үз эченә алды. Һәр катнашучы мәдәни мирасны тирәнтен белүен, индивидуальлеген һәм татар традицияләрен тугры булуын раслады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләре белән «Татар кызы» халыкара конкурсы дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул проектның татар мәдәниятен саклау һәм популярлаштыруда мөһим мәйданчык булуын, конкурсның төрле төбәкләрдәге һәм илләрдәге талантлы татар кызларын берләштерүен билгеләп үтте.
Бәйге сынаулары нәтиҗәләре буенча «Татар кызы» республика конкурсының ярымфиналына түбәндәгеләр узды:
Айсылу Абдуллина – Чаллы шәһәре;
Камилә Минһаҗева – Мөслим районы;
Алия Сафина – Актаныш районы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз