news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда оештырылган өмәдә 600дән артык агач утырттылар

Чаллыда оештырылган өмәдә 600дән артык агач утырттылар
Фото: nabchelny.ru

Бүген Чаллыда узган өмәдә шәһәр территорияләрен җыештырдылар һәм 600дән артык агач утырттылар, дип хәбәр иттеләр автокаланың Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсендә.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Яшьләр парламенты вәкилләре, шулай ук «Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре катнашты.

Агачларны Габдулла Тукай һәм Фикрәт Табиев исемендәге яр буйларында, шулай ук Җиңү паркында утырттылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә автокала халкының, шәһәрне тагын да матуррак итү өчен, чираттагы тапкыр урамнарга чыгуын билгеләп үтте.

Гомумшәһәр өмәсе дәвам итә. Иҗтимагый территорияләр, ишегалды юллары һәм халык күпләп ял итә торган урыннар җыештырыла һәм тәртипкә китерелә. Район хакимияте коллективы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре белән бергә Муса Җәлил исемендәге скверга өмәгә чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot