news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эчке эшләр министрлыгында Россиядә үсмерләр арасында җинаятьчелек тотрыклылануын әйттеләр

Россиядә балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьчелеккә бәйле вазгыять 2026 елның беренче ике аенда тотрыклыланды. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр. Ведомство мәгълүматлары буенча, күрелгән чаралар вазгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек биргән. Балигъ булмаганнар яки алар катнашында җинаятьләр саны 9,6 процентка (4,9 меңнән 4,4 мең очракка кадәр) кимегән. Эчке эшләр министрлыгында искәртүләренчә, бу өлкәдә эш даими контрольдә тора.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үсмерләр арасында җинаятьләрнең шактый өлеше деструктив контент һәм социаль челтәрләр йогынтысында кылына.

Ул шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрнең эше һәм хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнүче барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге шәһәр һәм район башлыкларының шәхси җаваплылык зонасында булуына игътибар итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot