Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эчке эшләр министрлыгы: Татарстанда наркоҗинаятьләрне күбесенчә 18-24 яшьлекләр кыла
Татарстанда наркотиклар белән бәйле җинаятьләрне күбесенчә 18-24 яшьлекләр кыла. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция полковнигы Павел Фоминых Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында шул хакта хәбәр итте.
«Наркотиклар белән бәйле җинаять кылучыларның иң зур өлешен 18–24 яшьлекләр тәшкил итә, якынча 20 процент шулар өлешенә туры килә. 25–30 яшьлекләр исә - 10 проценттан күбрәк. Кызганычка күрә, бездә балигъ булмаганнарны да наркотиклар әйләнешенә җәлеп итү очраклары бар. Алар арасында наркотик кулланучылар да, бераз акча эшләргә теләгән сатучылар да очрый», – диде полиция хезмәткәре.
Татарстанда наркотиклар белән бәйле җинаятьләр өчен тоткарланучыларның 5 процентын балигъ булмаганнар тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз