Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эчке эшләр министрлыгы җинаятьчел төркемне тоткарлауга бәйле фейклар турында кисәтте
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында җинаятьчел төркемне тоткарлауга бәйле фейклар турында кисәттеләр.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, интернетта мониторинг үткәргән вакытта полиция хезмәткәрләре 12 августта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, янәсе, талау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемне тоткарлаган дигән мәгълүмат тапкан. Шул ук вакытта, ялган хәбәрләрдә җинаятьчеләр арасында махсус хәрби операция ветераннарының да булуы әйтелгән.
«Әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми һәм аның чынбарлык белән бернинди уртаклыгы да юк. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мондый хәбәрләр таратмады. «Полиция әлеге факт буенча тикшерү башлады», - дип белдерделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз