Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөслим районында балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча уникаль программа гамәлгә ашырыла
Татарстанның Мөслим районында балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән уникаль программа гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән аларның хезмәткәрләренә бала тапканнан соң түләүләр бирү турында килешүләр имзаланды. Бу хакта муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый карар Мөслим районы җитәкчелеге тарафыннан хәзерге демографик хәлгә бәйле рәвештә кабул ителде. Аның шартлары оешмаларга карап аерыла. Әйтик, «ПК «Агромастер» ҖЧҖ яңа туган бала өчен - 500 мең (биш ел дәвамында ел саен 100 мең), ә «Август-Мөслим» хезмәткәрләргә һәр туган балага бер тапкыр 200 мең сум түли. Шунысы игътибарга лаек, әгәр әти-әнинең икесе дә агрофирмада эшләсә, түләүне һәркайсы ала. «Родные края – Туган як» агрофирмасы өченче һәм аннан соң туган һәр сабый өчен бер тапкыр 100 мең сум түләячәк.
Район матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, хәзерге вакытта муниципалитет җитәкчелеге программага тагын да күбрәк эшмәкәрләрне җәлеп итү буенча актив эш алып бара һәм аларның күбесе инде программага кушылырга әзер булуын белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз