news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә метрода рельска сикергән ир-атны тоткарлаганнар

Мәскәүдә «Волжская» станциясендә метро рельсларына сикергән ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башкаланың «Волжская» метро станциясендә рельсларга сикергән 2002 елгы гражданин тоткарланды, ул наркотиклар кулланган дип фаразлана. Электр поезды машинисты, аңа бәрелмәс өчен, ашыгыч рәвештә вагонны туктаткан», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Тоткарланучыга карата өч административ беркетмә тутырганнар, аларның берсен метрополитен хезмәткәрләре төзегән.

news_right_1
news_right_2
news_bot