news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү елгасында 27 килограммга якын авырлыктагы җәен балыгы тотканнар

Мәскәү елгасында яр буеннан спиннинг белән балык тоту турниры вакытында 26,9 килограмм авырлыктагы җәен балыгы каптырганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына башкаланың Moscow Fishing Club һәвәскәр балыкчылар берләшмәсенә нигез салучы Михаил хәбәр иткән.

«Щучий поцелуй 6» дип аталган ярышлар сезонның йомгаклау турниры булган. «Менә сезонны яптык та», – дип билгеләп үткән агентлык әңгәмәдәше.

Үлчәгәннән соң балыкны елгага җибәргәннәр.

Быелның маенда балыкчылар Мәскәү елгасында шулай ук 25 килограммга якын авырлыктагы җәен балыгы тоткан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot