news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

22 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы – Мәскәүдә ел саен үз төбәге көннәрен үткәрә торган бердәнбер субъект.

Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантанасы, Татарстан Республикасы мәдәният эшлеклеләре белән иҗади очрашулар узачак. Татарстан мәдәнияте көннәре Мәскәүдә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерт программасы белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot