news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә яшүсмер банк бүлегендә шартлау оештырган

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре банк бүлегендә шартлау оештырган кешене тоткарлаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренчә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре моңа катнашы булган үсмерне тоткарлаган. Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, шартлау Россельхозбанк бүлегендә яңгыраган. Якынча мәгълүматлар буенча, аны Украинадагы мошенниклар күрсәтмәсе белән эш иткән 15 яшьлек үсмер оештырган.

Шартлау вакытында тәне пешкән һәм төрле тән җәрәхәтләре алган үсмерне хастаханәгә озатканнар. Шулай ук аның үз гамәлләрен камерага төшерүе дә билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot