Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә яшәүче кыз мошенникларга 10 миллион сум акча биргән
Мәскәүдә яшәүче кыз фатирында «видеотентү» үткәрергә күндергән мошенникларга 10 миллион сумнан артык акча биргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, кызга билгесез кешеләр шалтыраткан, үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныштырган һәм аның исеменнән, янәсе, Украина гражданинына ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгән, дип әйткән. Шуннан соң кызга психологик басым ясаганнар һәм фатирын видеога төшерергә мәҗбүр иткәннәр.
Фатирда кыйммәтле әйберләр күргәч, кызга аларны декларацияләргә кирәклеген әйткәннәр. Мошенниклар күрсәтмәсе белән ул кыйммәтле әйберләрен һәм саклык акчаларын җыеп, курьерга тапшырган. Зыянның гомуми күләме 10 миллион сумнан артып киткән.
Үзен алдаганнарын аңлап алгач, кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган, курьерны тоткарлаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз