news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

В.Мосинның спортта югары үрләргә ирешүендә шәхси сыйфатлары зур роль уйный, дип саный Х.Шәйхетдинов

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда стендка ату һәм пуля белән ату спорт төре үсешенә һәм Василий Мосинның соңгы олы уңышына багышланган матбугат конференциясе узды

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан атучысы Василий Мосин стендка ату буенча Дөнья Кубогының II этабында алтынга лаек булып, быел Россия “дуплетистлары” өчен беренче Олимпия лицензиясен яулаган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелде.

Татарстанда стендка ату һәм пуля белән ату спорт төре үсешенә һәм Олимпия уеннарының бронза призеры Василий Мосинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә олы җиңүенә багышланган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин һәм атказанган спорт остасы Василий Мосин үзе катнашты.

Агымдагы елның иң олы казанышларының берсе “дубль-трап” дисциплинасында чыгыш ясаган Василий Мосинга карый. 24 нче мартта Василий Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткәрелгән Дөнья Кубогының II этабында аңа тиңнәр табылмаган. Мосин мөмкин булган 150 мишеньның 143енә атып тидереп, квалификациядә иң яхшы нәтиҗәне күрсәткән. Ярымфиналда ул 28 мишеньгә тидереп, беренче урынга көрәш мәйданына чыккан. Көрәшнең соңгы юлында көндәшчесе булган Италия спортчысы Марко Иннокентидан төзрәк булып чыккан: көндәше 25 мишеньга тидерсә, Василий 26 тапкыр туры аткан.

Хәлил Шәйхетдинов чыгышында стендка ату спорт төренең шактый бай тарихка һәм күркәм традицияләргә ия булуын билгеләп узды. Әлеге спорт төре, Тәтештә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе барлыкка килгәннән соң, үсеш алган. Аңа нигез салучы – Солтан Яруллин. 1961 елдан 1986 нчы елга кадәр мәктәп белән нәкъ менә ул идарә иткән. Ул стендка ату осталарын гына түгел, үз талантын җентекләп башкаларга да җиткерергә тырышкан тренерларны да әзерләгән. Яруллин - стендка ату буенча Татарстанда беренче РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, апрель азагында Дөнья Кубогының III этабы узачак. Ольга Фирсова, Александр Фурасьев, Василий Мосин эзе буенча, Олимпия уеннарына лицензия алу хокукы өчен көрәшәчәк.

Хәлил Шәйхетдинов Василий Мосинның шундый югары үрләргә ирешүендә шәхси сыйфатлары зур роль уйнавын ассызыклады. “Миңа аның спорт белән шөгыльләнүгә профессиональ мөнәсәбәте ошый. Ул, хирург кебек, үз эшенә үтә дә җентекле карый, моңа бөтен күңелен сала”, - диде ул һәм шушы сыйфатлары белән аның спорт дөньясына кергән бик күп яшьләр өчен үрнәк булуына басым ясады.

Сергей Демин Татарстанда Олимпия спорт төрләрен үстерү юнәлешендә күләмле эш башкарылуын шәрехләп узды һәм, стендка ату спорт төре үсешенә карата җитди игътибар өчен, Хөкүмәткә һәм министрлыкка рәхмәтен җиткерде. “Берничә ел дәвамында ату спортының топ-рейтингында булу шактый кыйммәткә төшә – моңа саллы, тырыш хезмәтсез ирешеп булмый”, - дип белдерде федерация президенты.

Матбугат конференциясендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 300 гә якын бала стендка ату спорт төре белән шөгыльләнә. Бу спорт төренә Югары Осланда, Саба, Азнакай районнарында җитди игътибар сизелә.

Соңгы ике елда Республика балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр зур уңышларга ирешкән. 2013 нче елда мәктәп спортчылары 7 халыкара һәм 13 бөтенроссия ярышларында катнашкан. Липецкида Россиянең команда чемпионатында безнең җыелма команда 2 нче урынга чыккан. 2014 нче елда Татарстан спортчылары бөтенроссия һәм халыкара турнирларда 9 алтын медаль яулаган. Өч ай эчендә республика стендчылары тупланмасын иң югары саналган тагын берничә медаль тулыландырган. Агымдагы елда Россия җыелма командалары составына республикадан 26 вәкил керә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot