news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгында май бәйрәмнәрендә хастаханәләр ничек эшләячәген әйттеләр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында май бәйрәмнәрендә республика хастаханәләренең эш графигы турында сөйләделәр.

Гадәти һәм гинекологик стационарлар, бала тудыру йортлары, шулай ук тәүлек буе эшли торган травмпунктлар өзлексез эшләячәк. Олыларны кабул итә торган поликлиникалар һәм хатын-кызлар консультацияләре 1-3 һәм 9-11 май көннәрендә 8:00-17:00 сәгатьләрдә ачык булачак.

Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә балалар поликлиникалары 1, 3, 9 һәм 10 майда 8:00-15:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Эш вакыты 2 һәм 11 майда үзгәрә, алар пациентларны 8:00-17:00 сәгатьләрдә кабул итәчәк.

Республиканың калган балалар поликлиникалары 1-3 һәм 9-11 майда 8:00-15:00 сәгатьләрдә эшләячәк

Татарстанның стоматология клиникалары 1, 3, шулай ук 9-11 майда 9:00-15:00 сәгатьләрдә халыкны кабул итә. 2 майда эш вакыты – 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр.

Балаларны кабул итә торган дежур стоматологияләр 3 һәм 10 майда 9:00-18:00 сәгатьләрдә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot