Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда автобуслар катнашындагы авариядә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр
Сәламәтлек саклау министрлыгында бүген Казанның Горький шоссесында ике пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пассажирларның хәле турында сөйләделәр.
Министрлыкның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 10 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
Зыян күрүчеләр арасында дүрт бала да бар. Аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә җибәргәннәр, хәлләре канәгатьләнерлек. Юл-транспорт һәлакәте булган урында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз