news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада эт һөҗүм иткән кызның нинди хәлдә икәнлеге билгеле булды

Түбән Камада эт  һөҗүм иткән кызның нинди хәлдә икәнлеге билгеле булды
Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты

Түбән Камада бультерьер токымлы эт һөҗүм иткән кызның нинди хәлдә икәнлеге билгеле булды.

«Хәле тотрыклы. Кыз белгечләрнең даими контролендә, аңа кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шимбә көнне Түбән Камада бультерьер токымлы этнең 12 яшьлек кызга һөҗүм итүе турында элегрәк хәбәр ителгән иде. Шуннан соң җинаять эше кузгатыла, эт хуҗасының һәм ул көнне этне урамга йөртергә алып чыккан кешенең шәхесләре ачыклана.

Хәзерге вакытта этнең хуҗасы тоткарланган. Кыз Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана.

news_right_1
news_right_2
news_bot