Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт министрлыгында җәйге көпчәкне кышкысына кайчан алыштырырга кирәклеген әйттеләр
Җәйге тәгәрмәчне кышкысына һава температурасы +5..+7 градус булганда алыштырырга киңәш ителә, әмма моны 1 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. РФ Транспорт министрлыгы Telegram-каналында шул хакта искәртте.
«Экспертлар резинаны уртача тәүлеклек температура Цельсий буенча +5..+7 градуска җиткәч һәм даими кырау төшкәндә алыштырырга киңәш итә», - дип билгеләп үттеләр ведомствода. Уралда - октябрьдә, ә үзәк Россиядә ноябрь якынлашканда шундый температура урнаша.
Шуның белән бергә, закон буенча, җәйге тәгәрмәч кышкысына 1 декабрьгә кадәр алыштырылырга тиеш. «Тәгәрмәчле транспорт чараларының иминлеге турында» Таможня берлеге техник регламенты нигезендә, декабрьдән февральгә кадәр җәйге көпчәкләрне куллану тыела.
Кышкы тәгәрмәчләр шиплы да, шипсыз да булырга мөмкин, ләкин аларның M+S, M&S яки M S маркировкасы булуы мәҗбүри, дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Ведомствода тәгәрмәчләрне алыштыру кирәклеген салкыннар аркасында җәйге көпчәкнең «катып китүе һәм сыгылмалылыгын югалтуы» белән аңлаттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз