Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф министрлыгы укучылар өчен кышкы каникулларның тәкъдим ителгән даталарын атады
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә икенче һәм өченче чирек арасындагы каникулларны 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр үткәрергә киңәш итә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы яза.
«Гомуми белем бирү оешмаларына кышкы каникулларны 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр үткәрергә киңәш ителә», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Моннан тыш, ведомствода билгеләп үтүләренчә, каникулларның озынлыгы ким дигәндә җиде календарь көн булырга тиеш, ә Федераль укыту планында аларның дәвамлылыгын тугыз календарь көн тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз