news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы Татарстанда тагын берничә пилотсыз очкыч юк ителүе хакында хәбәр итте

Россия Саклану министрлыгы Татарстанда Украинаның тагын берничә пилотсыз очкычы бәреп төшерелүе хакында хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, төнлә Татарстан шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде, ә хәрби ведомство республикада пилотсыз очкычлар юк ителүе турында хәбәр итте.

«9 август иртәсендә һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Башкортстан һәм Татарстан республикалары территорияләрендә Украинаның очкыч тибындагы 12 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелде», — дип өстәделәр Саклану министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot